Яңа ел каникулларында Кем? Кайда? Нишли?Менә озаклап көтеп алган Яңа ел каникуллары да үтеп, яңа эш атнасын башладык. Кем өчендер алар күз ачып йомганчы үтсә, кайберәүләр бу яллардан тәмам арып беткән. Безнең яраткан җырчыларыбыз Яңа ел бәйрәмен һәм каникулларны ничек үткәргән? Хәзер үзләреннән сорарбыз.Илназ Баһ Яңа ел төнендә эшләгән Яңа елны җырлый-җырлый, эшли-эшли каршыладым. Аннан соң гаиләм белән булдык. Яңа ел каникулларында тынычлап ял итеп ятмадым быел. Шулай да озак көттергән дусларыма, ниһаять, барып җиттем. Шулай ук гүзәл Кама Тамагы якларында да кунакта булып кайттык. Гыйнвар азагында Чаллы, Әлмәт якларында узачак сольный концертларыма әзерләнәм. Бик борчылам, бар да яхшы булсын иде дип теләп йөрим. Ә яңа елдан әллә нәрсә көтәм дип тә әйтә алмыйм, балалык узган бит хәзер, барын да үзең эшләп кенә җиткереп булачагына төшенгән чак. Менә өемне салырга, нигез күтәрергә хылланам. Быел концертларым яхшы узса, өемне салуда ниндидер алга китеш булса, гаиләмдә бар да тәртиптә торса, бер ел узып киткәч, теге ел уңышлы булган дип куаныр идем.Лилиана Ирназарованың ире Кыш бабай?Соңгы вакытта сөйкемле Лилиананы тамашачы югалтты. Күпләр моның сәбәбен дә белә. Узган ел Лилиана әни булды. Гыйнварда аларның мәхәббәт җимешләренә 10 ай була икән. Шуңа да Лилиана быелгы яңа елны гаиләсе һәм үзләренеке кебек сабыйлары булган дуслары белән каршы ала. Ә Лилиананың иренең яңа елда үз кагыйдәсе бар икән. Бу төндә егет Кыш Бабайга әйләнеп, чыршы тирәсенә җыелган бала-чагага конфет-шоколад тарата икән. Шул рәвешле нәниләрне тылсымчы бабайга ышандыра һәм күңелләрен күтәрә икән. Яңа елда Лилиана карьерасының үсүенә өметләнә. Яңа җырлар яздырырга ашкына. Ә тормыш иптәше белән бергә башкарачак җырларын чираттагы Иң яхшы дуэтлар концертында башкарырга хыяллана.Айрат Ильясов горнолыжкага барып шашлык ашап кайткан- Яңа ел алдыннан Раязларга (Фасыйхов ред.) кереп, аның гаиләсен котлап чыктык. Аннан апаларга барып Яңа ел каршыладык. Кыскасы, ел башлану белән кунактан кунакка йөрдек. Дуслар чакыруы буенча горнолыжка га да киттек. Тик мин анда чаңгыга басмадым, бары тик шашлык кына ашап кайттым. Дөресен генә әйткәндә, каникуллар инде арытты. Төзелеш материаллары буенча булган эшем бөтенләй туктап тора. Кибетләрнең дә күбесе эшләми. Менә, ниһаять, бу озакка сузылган каникуллар бетә. Җыелган эшләрнең дә очына чыгармын дип торам.Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа ел төнендә шәһәрдән качып киткән- Яңа елны шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә каршыладык. Ялны кәефемә карап сайладым. Актив булырга да, чын-чынлап ял итәргә дә тырыштым. Кемнәргәдер бу яллар бик озак тоелгандыр, тик миңа гына түгел. Концертлар белән гел юлда йөргәнлектән өйдә рәхәтләнеп ял итә алдым. Мондый ял артист халкына бик тансык бит. Ә яңа елны мин дә башкалар кебек зур якты өметләр белән, матур теләкләр теләп каршыладым. Һәм быел аларның кабул булачагына бик ышанам.Илназ Сафиуллин Яңа ел төнен хәтерләми- Мин бит быел космонавт та булдым бит әле. KZN каналы оештырган «Мондыйларны космонавтлыкка алалар» проектында беренче урынны алдым. Хәтта бер космонавтның култамгасы куелган дипломга да лаек булдым. Ә яңа елны Казанда каршы алдым, сәгать телләре уникене күрсәткәндә Корстанда идем. Ә аннары? Аннары хәтерләмим... (Көлә.) Шаяртам. Төнге бишләрдә дустыма кайтып йокымны туйдырдым да, бересе көнне Әлмәткә кайтып киттем. (Йокы дигәннән, Илназ белән төштән соң сөйләшүебезгә карамастан, җырчы яңа гына йокысыннан торган иде бугай). Каникулларны эш белән ялны катнаштырып уздырдым. Озынлыгын әллә ни тоймадым да.Илшат Вәлиев Яңа елда чыршы бизәмиИлшат Вәлиев башкалардан аерылып тора. Иҗаты белән дә, көндәлек гадәтләре белән дә. Менә, мәсәлән, гаиләсендә кечкенә балалар булуга да карамастан, Илшат өендә чыршы куймый. Уенчыклар, герляндалар белән бизәп тә менә дигән Яңа ел кәефен тудырып була дип саный ул. Аннан соң Вәлиевка бу яллар да бик озын тоелган. Киләсе елларга алдан хәстәрен күреп, каникулларны җылы якларда үткәрергә кирәктер дигән фикердә ул. Ә быел исә ул балалары белән тауда шуарга да, кунакларга йөрергә дә, ял итәргә дә өлгергән. Хәзер түземсезлек белән эш атнасын көтә.Илдар Әхмәтов яңа елны Әбридә каршылаган Яңа ел каникулларың ничек үтте? , - дигәнгә Илдар аптырап калды. Үтте
Хәбәр өстәлгән: 24.01.2012
Яңа ел каникулларында Кем? Кайда? Нишли?
» Пәрдә арты » Яңа ел каникулларында Кем? Кайда? Нишли?
Яңа ел каникулларында Кем? Кайда? Нишли? » Пәрдә арты » Tamasha.ru
Комментариев нет:
Отправить комментарий